«Гарри Поттер» на татарском. Пятая глава второй книги о юном волшебнике
«Инде» продолжает выпускать книгу «Гарри Поттер и тайная комната» на татарском языке (перевод появился по инициативе просветительского проекта «Гыйлем») с иллюстрациями дизайнеров и художников из Татарстана и остальной России. Пятую главу по нашей просьбе оформила московский иллюстратор Дарья Кошкина.
5 нче бүлек
Усал тал
Һаррига җәй ялларыныңахыры бик тиз килеп җитте сыман тоелды, һәм бу аны борчыды. Ул Һогвартска кайтуны түземсезлек белән көтсә дә, Өндә үткәрелгән ай аның гомерендә иң бәхетлесе иде, мөгаен. Роннан көнләшми мөмкин түгел иде, бигрәк тә Бүрекүз урамына кире кайтса, Дурсльләрнең ни эшләячәген күз алдына китергәндә.
Соңгы көнне миссис Уизли Һарриның иң яраткан ашамлыклары белән бик яхшы кичке аш тылсымлады — бәрәңге балы белән пудинг та өстәлдә иде. Фред белән Джордж кичне Филибустер фейерверкларын күрсәтеп тәмамладылар; алар азмы-күпме ярты сәгать буена бөтен ашханәнең түшәм-диварларына бәрә торган кызыл һәм зәңгәрсу йолдызлар җибәрделәр. Ә аннары, соңгы касә кайнар шоколад эчеп, йокларга яту вакыты җитте.
Иртәнге хәлләр исә бик озакка сузылды. Инде таң ата башлады, әмма аларга бик күп нәрсә эшләнмәгән сыман тоелды. Начар кәефле миссис Уизли мәш килеп яңа оекбашлар белән каурыйлар эзләгән вакытта, калганнар, киенеп бетә алмыйча, кулларында ашамлык тотып, бер-берсе белән баскычларда бәрелешеп йөрде, ә мистер Уизли, Джинниның чемоданын тотып ихата буенча машинага таба барганда, тавыкка абынып, чактангына муенын сындырмады.
Күсе, ике ябалак, алты олы чемодан белән сигез кешенең бәләкәй генә «Форд Англиягә» ничек сыешып беткәнен Һарри күрә алмыйча калды. Ул, әлбәттә, мистер Уизлиның машинаны ничек үзгәрткәнен белми иде әле.
— Моллига әйтә күрмәгез, — дип пышылдады мистер Уизли Һаррига, төрле тылсымлы кушымталар белән олайтылган, олы чемоданнар җайлы гынасыярлык ачылган машина багажын күрсәтеп.
Алар, ниһаять, машинага утыргач, мистер Уизли Һарри, Рон, Фред, Джордж һәм Перси бер-берсенә комачауламаслык итеп җәелеп урнашкан арткы утыргычларга карап:
— Магллар без алар турында уйлаганчадан күбрәкне дә белә, шулаймы? — диде. Ул һәм Джини утырган алгы урыннар парктагы эскәмия күләменә хәтле сузылган иде. — Сез аның шундый олы икәнен беркайчан да белмәс идегез дигәндәй, дөрес бит?
Мистер Уизли двигательне кабызды һәм алар ихатадан чыктылар. Һарри соңгы тапкыр йортка борылып карады. Әмма Джордж Филибустер фейерверклары әрҗәсен онытканын белгәч, алар бик тиз арада кире монда кайттылар. Биш минут үткәч, алар тагын туктады — Фред үзенең себеркесен алды. Таш юлга барып җиткәндә генә Джинни үзенең көндәлеген исенә төшерде. Ул машинага кире утырганда, алар соңга калалар иде, шуңа күрә аларның түземлеге бетеп барды.
Мистер Уизли башта үз сәгатьләренә, ә аннары хатынына карады.
― Молли, сөеклем...
― Юк, Артур.
― Тик беркем дә күрмәс. Мин ясаган күренмәслек көчәйткече белән без күкләргә очып, болытларга хәтле күтәрелербез. Ун минуттан соң без килеп тә җитербез һәм беркем берни белмәс…
― Юк дидем, Артур, көн уртасында түгел.
Алар Кингс-Кросска унбер тула егерме минутта килеп җиттеләр. Мистер Уизли урам аша чыгып аларның чемоданнарын тезер өчен арба эзли башлады, ә аннары алар станциягә ашыктылар. Һарри Һогвартс-экспресс белән былтыр ук танышкан иде. Иң катлаулысы – маглларга күренмәгән тугыз һәм дүрттән өч платформасына эләгү булгандыр. Бар эш шунда — тугызынчы һәм унынчы платформаларын аера торган дивар аша үтәргә кирәк. Бу авырттыра торган түгел, әмма барысы да сак кына эшләнергә тиеш — магллар синең юкка чыкканыңны сизәргә дә тиеш түгел.
― Перси беренче, ― диде миссис Уизли, борчылып, биш минут эчендә генә бер тынсыз гына диварда юкка чыгарга кирәк дигән сәгатьләргә карап. Перси кинәт адым ясап юкка чыкты, аннары мистер Уизли китте. Фред белән Джордж аларның артыннан китте.
― Мин Джинни белән китәрмен, сез икәүләп безнең арттан барырсыз, ― дип әйтте миссис Уизли Рон белән Һаррига. Ул Джинниның кулын тотып китте. Малайлар күзләрен йомып кына җитештеләр, тегеләр икесе дә юкка чыккан икән.
― Әйдә бергә барыйк, бер минут кына калды, ― диде Рон Һаррига. Һарри Һедвигның читлеге яхшы урнаштырылганын тикшерде дә үз арбасын диварга таба алып китте. Ул үз-үзен батыр хис итте, бу инде очар утсыман уңайсыз нәрсә түгел иде. Алар икесе дә үз арбаларын тотып, тизәеп диварга таба бардылар. Берничә генә адым калгач, алар йөгерә башлады һәм...
ШАП.
Ике арба да диварга бәрелеп, артка очкан Ронның чемоданы килеп төште, Һарри егылды, ә Һедвигның читлеге ялтыраган идәнгә бәрелгәч, ябалак ачуланып чиный башлады, тирә-яктагы кешеләр аларга акаеп караган вакытта сакчы:
― Шайтан алгыры, сез нәрсә эшләргә уйлыйсыз? ― дип кычкырды.
― Арбаның тигезләнешеннән каушадык, ― Һарри аякларына баскач, кабыргаларын тотып ухылдады. Рон Һедвиг артыннан йөгерде, калганнар аларның җәнлекләргә карата рәхимсезлеге турында сөйли башлады.
― Нигә без үтә алмадык? ― дип пышылдады Һарри Ронга.
― Белмим...
Рон кыргыйларча борылып карады. Аларга карый торган әле дистәләп кеше бар иде.
― Без поездка соңга калабыз бит, ― пышылдады Рон. ― Бу капкаларның нигә ябылганын аңламыйм...
Һарри күңеле болганган хәлдә олы сәгатьләргә карап алды. Ун секунд... Тугыз секунд...
Ул бик сак кына үз арбасын алып барды, ә нәкъ дивар каршында булгач, ул көчле итеп аны этте. Металл һаман да бик каты торды.
Өч секунд... ике секунд... бер секунд...
― Китте, ― диде Рон, аптырап. ― Поезд китте. Ә әни белән әти дә кире кайта алмасалар? Синдә маггл акчалары бармы?
Һарри көлеп куйды.
― Дурсльләр миңа алтынчы ел акча бирми инде.
Рон колагын суынган диварга куеп карады.
― Берни дә ишетелми, ― дип әйтте ул, тавышын көчәйтеп. ― Без нишлибез соң инде? Әни белән әти күпме вакыт эчендә безгә кайтканын белмим дә.
Алар борылып карадылар. Кешеләр аларга һаман да шулай ук карыйлар иде, ә Һедвигның дәвам ителгән чинауы хәлне тагын да начарайта барды.
― Машина янында көтәргә яхшырак булыр дип уйлым, ― диде Һарри. ― Безгә бик күп игътиб...
― Һарри! ― дип әйтте Рон. Аның күзләре елтырый иде. ― Машина!
― Ни булган?
― Без машинада Һогвартска оча алабыз!
― Әмма мин уйлаганча...
― Без китмичә калдык, шулаймы? Һәм безгә мәктәпкә барырга кирәк, дөресме? Балигъ булмаганнарга гадәттән тыш хәлләрдә тылсым кулланырга да ярый бит! Унтугызынчы бүлекме, берсендә бар инде, Тылсым Куллануны чикләү…
― Тик синең әтиең белән әниең... ― диде Һарри, диварга кереп китәр өметендә анда тагын бер терәлеп карап. ― Алар ничек өйләренә кайтарлар?
― Аларга машина кирәк түгел! ― түземсезлек белән әйтте Рон. ― Алар аппарацияли алалар! Һавада гына юкка чыгып, кире өйләренә күченеп кайта алалар! Без балигъ булмаганга гына, безгә әлегә аппарация рөхсәт ителмәгәнгә генә алар очар ут һәм машина белән җәфаланалар.
Һарри үзенең каушап калуы дулкынлыну хисенә әверелгәнен сизде.
― Син аны очырта аласыңмы?
― Сүз дә юк, ― диде Рон, үзенең чемоданнарын чыгу юлына борып. ― Әйдә, киттек. Әгәр ашыксак, бәлки Һогвартс-Экспрессны да куып җитәрбез...
Һәм алар кызыксынучан маггллар төркеме аша чыгып, станция юлының иске «Форд Англия» туктаган ягына чыктылар.
Рон машина багажын берничә таяк сылтаулары белән ачты. Алар чемоданнарын кире куйдылар, Һедвигны арткы урыннарга урнаштырдылар да үзләре алга утырдылар.
― Беркем дә карамаганын тикшер, ― дип әйтте Рон, таягының икенче ягы белән машинаны кабызып. Һарри башын тәрәзә аша сузды: хәрәкәт үзәк юл буенча гөж килә иде, әмма аларның урамы бушрак иде.
― Ярар, ― диде ул.
Рон идарә аслыгында кечкенә генә көмеш төймәгә басты. Алар утырган машина юкка чыкты, ә соңрак үзләре дә күренми башлады. Һарри утыргычларның әкрен генә тетрәвен сизде, двигательне ишетте, кулларын тезләрендә булганын, ә аның күзлеге борынына таянганын белде, әмма, ул күргәнчә, ул пычрак машиналар тулган урамнан берничә фут биеклектә очып йөри торган ике күз алмаларына әйләнгән.
― Киттек, ― уң яктан Ронның тавышы ишетелде.
Машина юкка чыккач, шакшы төзелешләр белән тулган җир аска төшеп китә башлады сыман тоелды – машина күтәрелә. Берничә секунд эчендә алар астында бөтен Лондон ятып калган килеш, төтенләнеп, ялтырап һәм балкып тора башлады.
Ә аннары шап иткән тавыш булды да, Рон, Һарри һәм машина кире күренделәр.
― Аһ-аһ, ― диде Рон, күренмәү көчәйткечен көйләп. ― Бу ватык...
Алар икесе дә төймәгә бәрә башлыдылар. Машина юкка чыкты. Ә аннары кире күренде.
― Тотын! ― кычкырды Рон, аягы белән тизәйткечкә басып. Алар нәкъ ак болытларга кереп киттеләр дә, һәрнәрсә бертөрле төссез һәм томанлы күренде.
― Хәзер ни? ― сорады Һарри, бөтен яктан аларны төреп каплаган болытлар арасында күзен йомып.
― Безгә поездның кайсы якка барганын табарга кирәк, ― җавап кайтарды Рон.
― Тиз генә аска төшеп кара.
Алар кире болытлардан чыгып, утыргычларыннан бераз күтәрелеп, җиргә күзләрен кысып карадылар.
― Күрәм! ― акырды Һарри. ― Нәкъ алда! Әнә!
Һогвартс-Экспресс алар астында ал елан сыман бара иде.
― Төньякка, ― диде Рон, аслыктагы компасны тикшереп.
― Ярар, без ярты сәгатькә бер тикшереп торырбыз. Тотын.
Алар тагын болытлар эчендә баттылар. Бер минут үткәч, алар кояш нурлары белән яктыртылды.
Бу икенче дөнья иде. Мамыктай болытлар диңгезендә машина тәгәрмәчләре йөзеп йөри иде, ә күз явын алучы ап-ак кояш астындагы күк шундый ачык, якты һәм чиксез күренде.
― Без хәзер очкычлар турында гына борчылырга тиеш, ― эндәште Рон.
Алар бер-берсенә карап алдылар да, озак вакыт туктый алмыйча көлделәр.
Сәер әкияттәгедәй төштә сыман иде бу. Бу, уйлап барды Һарри, сәяхәт итәргә бер генә яхшы юл булгандыр – кардай ак болытларның бөдрәләнүләрен, кирмәннәрен үтү дә, кояш яктысы һәм җылылыгы белән тулы, ирислар киштәләре булган машина эчендә очу да, һәм алар җайлы гына Һогвартс кирмәненең ямь-яшел чистартылган аланында туктаган вакытны Фред белән Джорджның көнләшкән йөзләрен күз алдына китерүе дә.
Төньякка таба ерагайганда, алар еш кына поездны тикшерер өчен аскарак төшеп карыйлар иде, ә һәрбер болыт эчендә аерым бер тамаша булды. Лондон бик тиз артта калды, аның күренешләре кечкенә генә болыннар белән алмашынды, соңрак алар куе-кызыл сазлыкларга әйләнде, һәм, ниһаять, олы бер шәһәрнең кырмыскалар сыман йөргән машиналары, йортлары һәм уенчыклардай булган чиркәүләре күренде.
Әмма берничә сәгатьтән соң, һәрхәлдә, Һарри аны кайбер нәрсәләр туйдыра башлаганын сизде. Ирислар аларны бик нык сусатты, ә эчәргә сулары юк иде. Ул һәм Рон үз өс киемнәрен салды, әмма Һарриның футболкасы да аның утыргычы артына хәтле сузылган, ә аның күзлекләре тирләгән борыны аша шуып төшәләр иде. Инде күптән ул тылсымлы болытларның парчаларын искәртми башлады, ул мильләр буе аста булган поезд турында уйлады – анда бәлки тылсымчы апа сатып йөри торган боздай салкын кабак эчемлеге дә бардыр. Нигә соң алар тугыз да дүрттән өч платформасына керә алмадылар?
― Күп калмагандыр инде, әйеме? ― кычкырып җибәрде Рон, тагын берничә сәгать үткәч. Кояш, күкләрне алсу-кызгылт төсләргә буяп, инде болытлар диңгезенә батып бара иде. ― Поездны тикшерүгә әзерме?
Поезд карлы таулар аша үтеп шулай ук нәкъ алар артыннан барды. Болытлар астында караңгырак булды. Рон тизәйткечкә аягы белән басты да, алар кабат өскә очып киттеләр, әмма шул ук вакытта двигатель сыкрана башлады сыман.
Һарри белән Рон бер-берсенә борчылу белән карап алдылар.
― Ул арган гынадыр, ― диде Рон. ― Беркайчан да шундый еракка барганы юк бит.
Һәм алар икесе дә күк караңгылана барган саен күтәрелә торган двигатель тавышын ишетмәүгә салышырга булдылар. Күкләрдә йолдызлар күренә башлады. Һарри, тәрәзә чистарткычлары фетнә белдергән сыман әкренрәк кыймылдый башлавын сизмәскә тырышып, кире өс киемен киде.
― Ерак түгел инде, ― дип әйтте Рон, Һарридан караганда машинага күбрәк эндәшеп. ― Хәзер ерак түгел инде, ― һәм ул калтаранып машина белән идарә итү аслыгын сыйпады.
Алар кире болытларга кереп, бераз вакыт үткәч, дөм караңгылыкта бик таныш булган сарайны күреп алдылар.
― Әнә анда! ― кычкырды Һарри, Рон белән Һедвигны урыннарыннан сикертеп. ― Алгарак бар!
Караңгы офыкта күл янындагы кыяда күтәрелгән Һогвартс кирмәненең каланчалары белән манаралары җиңелчә генә аерылып тордылар.
Әмма машина дерелдәп әкренәя башлады.
― Әйдә! ― дип әйтте Рон, тынычланып һәм рульне бераз селкетеп. ― Килеп җиттек диярлек, әйдә...
Двигатель үкерде. Киштәләр аша пар чыга башлады. Алар күл өстеннән очканда Һарри куллары белән утыргычларга бик нык тотынган иде.
Машина бераз селкенеп алды. Тәрәзәгә караганда Һарри бер миль аста булган шома, кара, пыяла сыман су өстен күрде. Ронның ак бармаклары рульне тота иде. Машина тагын селкенде.
― Әйдә инде! ― мыгырдады Рон.
Алар күл өстендә иде, ә кирмән уң яктарак урнашкан. Рон тагын тизәйткечкә басты.
Каты дөрелдәү булды, машина гөрелдәде һәм двигатель тулылысынча үлде диярлек.
― Аһ-аһ, ― диде Рон, тынгылыкны бозып.
Машинаның очы аска таба карады. Алар тизәя-тизәя кирмәннең нәкъ таш диварларына төшә иде.
― Ю-ю-юк! ― кычкырды Рон, рульне төрле якларга борып карап. Аларга кара ташлы диварларга бәрелер өчен дюймнар гына калды, әмма машина әйләнеп, бакчалар өстендә оча башлады, аннары үсемлекләр аланы, чирәмлекләр аша үтте, һәм бу вакытны машина һаман да түбәнәя барды.
Рон рульне бөтенләй җибәрде һәм кесәсендә таягын эзли башлады.
― ТУКТА! ТУКТА! ― дип кычкырды ул, идарә аслыгы белән алгы пыялага бәреп, әмма алар һаман да төшә иде, җир аларга каршы очты дигәндәй.
― БУ АГАЧТАН САКЛАН! ― акырды Һарри, рульгә ташланып, әмма инде соң булды...
ШАП.
Агачка метал бәрелгән тавышы чыкты, алар агачның куе ботакларына эләктәләр, ә аннары чатырдап җиргә килеп төштеләр. Копоттан төтен чыга иде. Һедвигның коты чыгып, ул тагын чиный башлады. Һарри алгы пыялага бәрелгәч, аның башында гольф шары күләмендәге чыккан шеш йөрәк тибрәнүе белән тибеп торды сыман. Рон бик өметсез һәм авыр гына ыңгырашып куйды.
― Исән-иминме? ― ашагып сорады Һарри.
― Таягым, ― легелдәп торган тавышы белән әйтте Рон. ― Таягыма кара...
Таяк икегә сынган иде; аның очы берничә өлешкә аерылып, як-якка чайкалып торды.
Һарри алар аны мәктәптә рәтли алырлар дияр өчен авызын ачарга да ниятләнмәде. Шул ук вакытны машинага ачулы үгез хәтле көче белән нәрсәдер сукты, Рон үз утыргычыннан кырыйгарак атылды, ә шуннан соң шундый ук көчле шапылтау машина түбәсен бәреп чыкты.
― Ни булды бу?..
Рон алгы пыялага карап аһ итте, ә Һарри нәкъ вакытында гына питон еланы юанлыгы хәтле агач ботагы алгы пыялага бәрелгәнен күреп алды. Алар бәрелгән агач хәзер аларга ташланды. Агач кәүшәсе икегә сынган диярлек иде, ә аның төенле ботаклары машинаның һәр каплый алган дюймына бәрәләр иде.
― А-а-а-аһ! ― диде Рон, аның янындагы ишеккә тагын бер ботак китереп бәргәч. Алгы пыяла йодрык хәтле, таран сыман ботаклар явымы астында тетрәп торды, өске өлешне дә шушындый ук һөҗүм каплады — анысы инде хәзер ишелеп төшер иде сыман...
― Йөгер! ― кычкырды Рон, башта үз ишеге яныннан ераккарак китеп, әмма шул ук вакытны аны Һарри үзенә таба тартты – икенче яман ботак бәрде. ― Харап булдык бит! ― диде ул, түшәм тәмам ишелеп төшкәч. Кинәт машинаның идәне бераз селкенә башлады – двигатель кире кабызынды.
― Артка! ― бакырды Һарри, һәм машина артка чигенә башлады. Агач әле һаман да аларны бәрергә тырышты, аның сузылган тамырлары, үз-үзен сындара язганда чыккан тавышы ишетелде, әмма хәзер алар бу агачтан еракта булды.
― Моңа бик... ― башлады Рон, ― бик якын идек. Афәрин, машина.
Машина, һәрхәлдә, үз көчен сарыф итеп бетерде. Бернәрсәгә дә охшамаган тавыш чыгарып, ишекләр ике якка ачылдылар һәм Һарри утыргычның тышка этүен сизде. Киләсе мизгелдә ул инде дымлы җирдә ятып торганын күрде. Машина аларның чемоданнарын да тавыш чыгарып атып бәрде, Һедвигның читлеге һавада очып, ватылып ачылды. Кош аннан чыгып, артка карамыйча гына бик тиз ара эчендә кирмәнгә таба очып китте.
Аннары яньчекләнгән, сыдырылган һәм төтенләнгән машина да караңгылыкта югалды, аның арткы утлары да ачуланып яктырталар иде сыман.
― Кире кайт! ― кычкырды аңа Рон, сынган таягын болгап. ― Әти мине асачак кына.
Машина тагын үкерде һәм тәмам күренми башлады.
― Безнең бәхетебзгә ышана аласыңмы? ― диде Рон, шытырдап Скабберс артыннан иелгәндә. ― Бөтен агачалар арасыннан без кайтарып суга алганына килеп төштек.
Җилкәләре аша ул әле һаман да ботаклары белән янап торган борынгы агачка карады
― Әйдә, ― диде арган Һарри, ― мәктәпкә килеп җитә алсак яхшырак булыр...
Алар күз алларына китергәнчә килеп җитү тантанасы килеп чыкмады. Агач ботакларыннан алынган яралар белән, юеш килеш һәм килбәтсез алар үләнле тау бите буенча олы имән капкаларына таба менеп киттеләр.
― Мәҗлес инде башлангандыр дип уйлыйм, ― диде Рон, курыкмыйча чемоданын ташлаган килеш тыныч кына яктыртылган тәрәзәгә атлап. ― Һәй, Һарри... Килеп кара әле... Бу бит Бүлү тантанасы!
Һарри ашагып килеп җитте һәм Рон белән бергә Олы Залга күз төшерде.
Санап бетермәслек шәмнәр дүрт озын өстәл өстендә алтын тәлинкәләрне ялтыратып торды. Ә өстәрәк һәрвакытта да күк йөзен чагылдатакан тылсымлы түшәм үз йолдызлары белән балкый иде.
Һогвартсның очлы эшләпәләре аша Һарри куркып карый торган беренче-елларның Залда озын рәткә тезелеп басканын күрде. Джинни дә алар арасында булды, Уизлиләрнең җирән чәчләре буенча аны җайлы гына табып була иде. Шул арада профессор МакГонагалл, чәчләрен бәйләмгә җыя торган күзлекле тылсымчы, күренекле Бүлүче Эшләпәне яңа килүчеләр каршындагы урындыкка куйды.
Ел саен бу иске, пычранып, ямауланып беткән эшләпә яңа укучыларны Һогвартсның дүрт йортларына бүлә (Гриффиндор, Һаффлпафф, Каргатырн һәм Слизерин). Һарри бер ел элек түземсезлек белән, борчылып, нәрсәдер мыгырдап, аның карарын көткәнен бик яхшы хәтерли. Берничә куркыныч мизгелләрдә эшләпә аны Слизеринга, дөньяга иң күп яман сихерчеләр биргән йортка кертергә җыенганын да хәтерли, әмма ул Гриффиндорда туктады — Һермиона, Рон һәм калган Уизлиләр укый торган йортта. Былтыр Һарри белән Рон Гриффиндорга җиде ел дәвамында беренче тапкыр Йортлар Кадәхен отырга ярдәм иттеләр.
Бик кечкенә, ак чәчле малай эшләпә яткан урындыкка чакырылды. Һарри көмеш төстәге сакаллы, ярымай сыман күзлек кигән профессор Дамблдорның, мәктәп директорының, укытучылар өстәленнән Бүлү тантанасына карап утырганын күрде. Кырыйдарак диңгез төсендәге киемнәр кигән Гилдерой Локһарт утыра иде. Өстәлнең икенче ягында үз йомырысыннан эчә торган озын чәчле гаять зур Һагрид урнашкан.
― Карале... ― Һарри Ронга мыгырдады. ― Укытучылар өстәлендә буш урын... Снейп кайда соң?
Профессор Северус Снейпны Һарри калган укытучыларга караганда азрак ошатты. Һарри шулай ук Снейпның иң яратмаган укучысы булды. Каты күңелле, аяусыз, үзенең Йорты (Слизерин) укучыларыннан башка беркем белән дә танылмаган укытучы төнәтмәләр фәне буенча керә иде.
― Бәлки чирләгәндер! ― диде Рон, ниндидер бер өмет белән.
― Бәлки гел киткәндер, ― диде Һарри, ― тагын бер кат караңгы көчләрдән саклану буенча укытучы була алмагач!
― Ә бәлки аны эшеннән куып чыгарганнардыр! ― дәртләнеп әйтте Рон. ― Аны бит беркем дә яратмый дигәндәй...
― Яисә, ― нәкъ алар артыннан бик кырыс тавыш ишетелде, ― ул сез икегез нигә мәктәп поездында килмәгәнегезне белергә көтеп торадыр.
Һарри артка борылып карады. Анда басып торган Северус Снейпның кара киемнәре салкын һавада җилләнде. Ап-ак тәнле, кәкре борынлы, майлы кап-кара озын чәчле ябык кына кеше иде ул, ә хәзер ул Һарри белән Рон бәладә икәнен әйткән сыман елмаеп торды.
― Минем артымнан барыгыз, ― диде Снейп.
Бер-берсенә карарга да кыюлык итмичә, Һарри белән Рон Снейп артыннан баскычлар аша менеп, утлар белән яктыртылган керү залына киттеләр. Олы Залдан ризыкларның тәмле исләре килеп торды, әмма Снейп аларны җир астына алып бара торган тар баскычлар аша җылылыктан һәм уттан читкәрәк алып китте.
― Керегез! ― диде ул, салкын үтү юлы азагындагы ишекне ачыбрак куеп.
Алар, калтырап, Снейпның эш бүлмәсенә керделәр. Караңгы диварлар буенча Һарри чыннан да әлегә белергә теләмәгән күңел кайтаргыч әйберләр белән тулган олы пыяла банкалары тезелгән иде.
Ачык мич тонык һәм буш иде. Снейп ишекне япты да аларга борылды.
― Димәк, ― диде ул юаш кына, ― поезд күренекле Һарри Поттер белән аңа тугры Уизли кулдашына җитми ич. Шартлатып килеп керергә теләдек, шулаймы, малайлар?
― Юк, сэр, бу Кингс-Кросстагы дивар иде, ул...
― Тынгылык! ― салкын итеп әйтте Снейп. ― Машинаны нишләттегез?
Рон каушап калды. Һаррига инде беренче тапкыр Снейпның кеше уйларын уку сәләте бар сыман тоелмады. Әмма бик тиз арада ул Снейп бүгенге Кичке Пәйгамбәр газетасын ачып куйганын аңлады.
― Сезне күрделәр, ― ысылдады Снейп, аларга газетаның баш исемен күрсәтеп: ОЧА ТОРГАН «ФОРД АНГЛИЯ» МАГЛЛАРЫН АПТЫРАТТЫ. Ул кычкырып укый башлады, ― «Лондонда ике магл почта бүлеге өстендә очып йөри торган иске машинаны күрделәр дип раслыйлар... миссис Һетти Бәйлисс.. юып торган вакытны... Мистер Аңгус Флит Пиблстан.. тәртип сакчыларына хәбәр иткән...» Барлыгы алты яки җиде магл. Синең әтиең хокуксыз магл артефактларын куллану бүлегендә эшли бит? ― диде ул, Ронга тагын да җирәнгерәк елмаеп. ― Кадерлем, кадерлем... аның үз баласы...
Һарри үзен аңа тагын бер калын агач ботагы китереп бәргән сыман хис итте. Әгәрдә берәрсе мистер Уизли машинаны тылсымлаганын белсә... ул моның турында уйламады да...
― Бакча мәйданчыгын карап чыккач, сез бик әһәмиятле Усал Талга шактый зур зыян китергәнегезне күрдем, ― дәвам итте Снейп.
― Бу агач безгә чагыштырмача күбрәк зыян китерде... ― әйтеп куйды Рон.
― Тынгылык! ― Снейп тагын мыгырдады. ― Иң начары – сез минем Йортымда түгел – сезне куып чыгару карары миннән тормый. Мин барып, бу бәхеткә ия булган кешеләрне алып киләм. Сез монда көтеп торачаксыз.
Агарып беткән Һарри белән Рон бер-берсенә карап алдылар. Һарри моннан ары ачлыгын сизми иде. Хәзер ул үзен авырган итеп хис итте. Ул Снейп өстәле артындагы киштәләрдә булган ниндидер тайгак яшел сыекчага карамаска тырышты. Әгәр Снейп Гриффиндор Йортының башлыгы профессор МакГонагалл артыннан китсә, аларның хәле бер дә яхшырмас. Ул Снейптан караганда намусрак булса да, ул шулай ук бик кырыс иде.
Ун минут үткәч, Снейп, күренгәнчә, профессор МакГонагалл озатуында кире кайтты. Һарри профессорның берничә очракларда гына усал булуын күрде, әмма ул ачуланганда аның иреннәре ничек кысылып нечкәләнгәнен ул онытырга җитешкән – яки беркайчан да күрмәгәндер. Кергәч үк, ул үзенең таягын күтәрде, Һарри белән Рон сискәнеп куйдылар. Әмма ул буш мичкә төртте дә, анда ут янып китте.
― Утырыгыз, ― диде ул, һәм алар икесе дә ут кырыендагы кәнәфиләрдә урнаштылар. ― Аңлатыгыз, ― аның күзлекләре шомлы итеп җемелдәде.
Рон аларны үткәрергә теләмәгән станциядәге дивар турында сөйли башлады.
― ...шуңа күрә без сайланып тора алмадык, профессор, без поездга эләгә алмадык.
― Ә нигә соң сез безгә ябалак аша хат җибәрмәдегез? Сезнең ябалагыгыз бардыр бит? ― Профессор МакГонагалл салкын караш белән Һаррига эндәште.
Һарри аңа карап алды. Ул сөйләгән нәрсәләр хәзер аларга шундый гади итеп күренде.
― Мин... мин уйламадым.
― Бу бит, ― диде профессор МакГонагалл, ― бу бит гади гына!
Эш бүлмәсенең ишегенә шакыдылар, һәм Снейп, үзненең иң бәхетле кыяфәтендә, аны ачты. Анда директор, профессор Дамблдор, басып тора иде.
Һарриның бөтен тәне оеп калды. Дамблдор гадәттән тыш куәтле күренде. Ул аларга үзенең кыек борыны белән карап катты, һәм Һарри үзе белән Ронга тагын бер кат Усал Тал китереп бәргән итеп хис итте. Башта озак кына тынычлык булды. Аннары Дамблдор әйтте:
― Нигә моны эшләгәнегезне аңлатыгызчы, зинһар.
Ул кычкырып сөйләшсә яхшырак булыр иде. Һарри аның тавышында булган канәгатьсезлекне түзә алмады. Нигәдер ул Дамблдорның күзләренә дә карарга, тезләнеп тә сөйләргә батырчылык итмәде. Ул Дамблдорга мистер Уизлинең тылсымланган машина булуыннан башка барысын да сөйләп бирде, шуңа күрә ул һәм Рон станция янында гына оча торган машина тапкан сыман тоелды. Дамблдор моны хәзер үк аңлаганын белде ул, әмма директор машина турында сорамады. Һарри сөйләп бетергәч, Дамблдор аларга күзлеге аша карап тора иде.
― Без үз әйберләребезне җыербыз, ― әйтте Рон үзенең өметсезләнгән тавышы белән.
― Нәрсә турында сөйлисең син, Уизли? ― җикеренде профессор МакГонагалл.
― Сез бит безне куып чыгарасыз, шулаймы? ― диде Рон.
Һарри тиз генә Дамблдорга карап алды.
― Бүген түгел, мистер Уизли, ― әйтте Дамблдор. ― Әмма сез үз гаебегезнең җитдилеген аңларга тиеш. Төнлә мин сезнең гаиләләрегезгә язырмын. Әгәр шушындый хәл кабатланса, сезне куып чыгарудан башка бернәрсә дә эшли алмамын.
Снейп аларга Раштуаны юкка чыгарган кешеләргә сыман карады. Ул тамагын чистартты да әйтте:
― Профессор Дамблдор, бу малайлар балигъ булмаган тылсымчыларны тылсым куллануда чикләү указын боздылар бит, бик мөһим борынгы агачка бик каты зыян китерделәр. Мондый гамәлләр, әлбәттә...
― Профессор МакГонагалл бу малайларның җәзасын билгеләр, Северус, ― тыныч кына әйтте Дамблдор. ― Алар аның Йортында, шуңа күрә аның җаваплыгында да. ― Ул профессор МакГонагаллга борылды. ― Мин кире китәрга тиеш, Минерва, миңа берничә белдерү ясарга кирәк. Киттек, Северус, анда минем татып карыйсы килгән бик тәмле кайнар суда басылган камырлы бәлеш бар иде.
Снейп ачык усаллык белән Һарри белән Ронга карап алды да, эш бүлмәсендә шулай ук аларга явыз бөркет сыман карап торган профессор МакГонагалл белән күзгә-күз калдырды.
― Сиңа хастаханә бүлегенә барырга кирәктер, Уизли, каның ага.
― Нык түгел, ― диде Рон, җиңе белән күзе өстендәне яраны сөртеп. ― Профессор, мин сеңлемнең кайсы Йортка бүленгәнен беләсе идем…
― Синең сеңлең дә Гриффиндорда.
― Аһ, яхшы, ― әйтте Рон.
― Гриффиндор турында сөйләгәндә... ― кинәт башлады профессор МакГонагалл, әмма Һарри аның сүзен бүлдерде:
― Профессор, без машинаны алганда уку елы әле башланмады да бит, шуңа күрә... Гриффиндорның бу вакытта аннан алырлык баллары да булмагандыр бит, шулаймы? ― дип бетерде ул, аңа бер курку хисе белән карап.
Профессор МакГонагалл аны үткен караш белән бүләкләде, әмма ул чак кына елмаймады сыман тоелды. Һәрхәлдә, аның иреннәрең нечкәлеге бераз юкка чыкты.
― Гриффиндордан бер балл да алмамын, ― диде ул, һәм Һарриның йөрәге тынычланды. ― Әмма сез икегез дә җәзаланырсыз.
Барысы да Һарри көткәненнән яхшырак та килеп чыкты. Дамблдорның Дурсльләлргә язачагы аны бер дә борчымады. Усал тал аларны таптатып измәгәненә алар күңелсезләнәчәк кенә икәнен Һарри алдан ук бик яхшы белеп торды.
Профессор МакГонагалл яңадан таягын күтәрде дә, Снейпның өстәленә күрсәтте. Сэндвичлар белән тулган олы тәлинкә, ике көмеш касә, салкынча кабак суы белән тоткалы чүлмәк килеп чыкты.
― Монда ашап, турыдан үзегезнең бүлмәләрегезгә барырсыз, ― диде ул. ― Мин мәҗлескә китергә тиеш.
Аның артыннан ишек ябылгач, Рон озак кына сызгырып куйды.
― Харап булдык дип уйладым, ― диде ул, сэндвичны алып.
― Мин дә, ― диде Һарри, шулай ук берсен алып.
― Шулай да, бәхетебезгә ышана аласыңмы? ― әйтте Рон, тавык ите белән тулган авызы аша. ― Фред белән Джордж биш, я булмаса алты тапкыр очкандыр, тик бер маггл да аларны күрмәгән. ― Ул ризыкны йотты да, тагын бер кисәкне тешләп алды. ― Нигә соң без дивар аша үтә алмадык?
Һарри иңбашларын сикертеп куйды.
― Хәзердән башлап без үзебезне күзәтеп кына торырга тиеш, ― диде ул, бик күп күләмдә кабак суын йотып. ― Мәҗлестә буласы килә иде...
― Ул безне күрсәтергә теләмидер, ― уйланып әйтте Рон. ― Машинада очып килү — бик акыллы гамәл дип уйламасыннар өчен.
Сыйган хәтлек сэндвичлар ашагач (тәлинкә үз-үзен тутырып торды), алар, таныш юлдан Гриффиндор манарасына барыр өчен, торып эш бүлмәсеннән киттеләр. Кирмәндә тыныч иде — мәҗлес тәмамлангандыр инде. Алар мыгырдаган портретлар, шыгырдаган көбәләр яныннан, тар таш баскычлар аша киттеләр һәм, ниһаять, алсу ефәк күлмәктән булган, майлы буяулардан ясалган таза хатынның рәсеме артында урнашкан Гриффиндор каланчасына алып бара торган серле юлга барып җиттеләр.
― Серсүз? ― сорады ул, алар якынайгач.
― Эм... ― диде Һарри.
Алар Гриффиндорның префекты белән күрешкәнчегә кадәр бу елның серсүзен белмәсләр, әмма ярдәм бик тиз килеп җитте. Алар ашыга торган адымнар тавышын ишеттеләр һәм артка борылгач, аларга таба йөгереп килә торган Һермиоаны күрделәр.
― Менә бит сез! Сез кайда булдыгыз? Мин ишеткән иң мәгънәсез гайбәт – сезне оча торган машинаны җимергән өчен куып чыгарганнар имеш.
― Һәрхәлдә, безне куып чыгармадылар, ― раслады Һарри.
― Сез миңа әйтмәдегез: очтыгызмы? ― профессор МакГонагалл сыман бик кырыс әйтте Һермиона.
― Сабак укытма, ― диде Рон түземсезлек белән, ― яңа серсүзне әйт.
― «Сыерчык», ― диде Һермиона, шундый ук түземсезлек белән. ― Эш монда түгел бит...
Һәрхәлдә, таза леди портреты ачылып киткәч, аның әйтәсе сүзләре бик каты алкышлар кинәт яңгырый башлагач бүленде. Бөтен Гриффиндор йорты, түгәрәк уртак бүлмәдә кыйшайган өстәлләр белән йомшак урындыкларга басып, аларның килеп җитүен көтеп торган сыман күренде. Портрет янындагы юлга куллар сузылды һәм Һарри белән Ронны бүлмә уртасына тарттылар, ә Һермиона артта бер үзе калып, алар артыннан этешеп-төртешеп алга үтә башлады.
― Шәп! ― кычкырды Ли Джордан. ― Искиткеч! Нинди кереш! Нәкъ Усал Тал өстеннән машинада очу турында кешеләр еллар буена сөйләр...
― Синең өчендер, ― диде баштарак Һарри белән бер дә сөйләшмәгән бишенче ел укучысы. Һарри марафонны йөгереп чыккан сыман, кемдер аны иңбашыннан какты. Фред белән Джордж бер төркем кешеләр аша аларга таба үттеләр, һәм бергәләп әйттеләр:
― Ник без дә машинада бара алмадык, ә? ― Рон кызарып оялчан рәвештә генә аларга карап тора иде. Әмма Һарри шат булмаган бер кешене күрде. Персиның башы беренче-еллар төркеменнән күтәрелеп тора иде, һәм ул алар белән сөйләшә башлар өчен якынаерга тырышты. Һарри Ронны бер ягыннан какты һәм Перси ягына башын селкеде. Рон шундук аңлады.
― Баскычларга таба киттек, бик ардык шул, ― диде ул, һәм алар икәүләп йокы бүлмәләренә алып бара торган залның икенче ягындагы ишек артындагы спираль баскычларга этенә-этенә киттеләр.
― Хәерле төн, ― диде Һарри Перси сыман ук җыерынган Һермионага.
Алар уртак бүлмәнең икенче ягына шулай ук аркалары белән ышкыла-ышкыла килеп җиттеләр һәм, ниһаять, баскычта тынычлык таптылар. Алар ашыгып өскә менә башладылар һәм шул ук йокы бүлмәләренең ишекләрендә монда икенче-еллар яши дигән белдермәне күрделәр. Алар дүрт-биш постерлар белән бизәлгән, кызыл бәрхеттән челтәрләр белән капланган тар тәрәзәле түгәрәк таныш бүлмәгә керделәр. Аларның чемоданнары инде менгерелгән һәм хәзер караватлары янында тора икән.
Рон гаепле итеп Һаррига елмайды.
― Беләм, моңардан ләззәт табу кирәкми, тик...
Бүлмәнең ишекләре ачылды һәм Гриффиндорның калган икенче-еллары килеп керде – Симус Финниган, Дин Томас һәм Невилл Лонгботтом.
―Ышанмаслык! ― шатланды Симус.
― Шәп, ― диде Дин.
― Искиткеч, ― әйтте Невилл, сокланып.
Һарри моңа каршы бара алмады. Ул да көлемсерәп куйды.
Азат Якупов тәрҗемәсе, Айдар Шәйхин мөхәррирлегендә