«Һич кайгы-хәсрәтсез Казан, мантыйкка каршы килеп, яңа революциянең кабынып китү ноктасы булырга мөмкин». Язучы Лев Данилкиннан Ленин турында 14 тезис
22 апреля отмечается день рождения Владимира Ульянова-Ленина. В преддверии памятной даты «Инде» перевел на татарский язык материал, выпущенный год назад к выходу книги «Пантократор солнечных пылинок» — биографии Ленина от писателя Льва Данилкина.
Владимир Ульянов — ватаныбыз тарихындагы иң катлаулы шәхесләрнең берсе: СССРны оештырган ошбу затка багышланган меңләгән китапка карамастан, хәтта Октябрь инкыйлабының йөз еллык юбилеенда да җәмгыятьтә һаман да аңа карата фикерләр бик төрле. Әдәби тәнкыйтьче, берничә биография авторы Лев Данилкинның апрель аенда дөнья күргән «Кояш тузанчыклары пантократоры» («Пантократор солнечных пылинок») — Ленинның төп хезмәтләрен дә, аның тормышын да яңадан укып чыгарга тырышу ул. Бу үзенә күрә детектив травелог, анда автор Ленинны һәм аның гаиләсен Сембер, Казан, Самара, Санкт-Петербург, Лондонда һәм башка урыннарда эзәрлекләп йөри. Данилкин китабы «Инде» белән «Смена» заманча мәдәният үзәгенең уртак программасы — «Заманчалык теорияләре» кысаларында тәкъдим ителде. Феликс Сандалов Ленин исеменең бүген ни аңлатуы һәм бу шәхес тирәсендә бәхәсләрнең ни өчен һич тынмавы турында Данилкинның төп постулатларын язып алды.
Ленин һәм аның китаплары
Китап яза башлаганда, аны зур булмаган «Кызыклы шәхесләр тормышы» сериясеннән хәзерге дөньяда Ленинның ролен яңадан тикшереп чыгу кебегрәк кыска эссе рәвешендәрәк килеп чыгар, дип фаразлаган идем. Күп еллар әдәбият турында язгач, шундый фикер туды, янәсе, Ленин хезмәтләренең илле томлыгын чын-чынлап укып чыксаң, текст аша аның шәхесен аңлап, аның серенә төшенеп булачак. Ләкин текстлар аша аны әллә ни күзаллап булмаганлыгы аңлашылды. Ленин вәзгыяти сәясәтче, аның китапларында теләсә кайсы темага теләсә нинди цитата таба аласыз. Аның «кызыл палач» икәнен дәлилләргә тырышучылар да, аны илаһи вазыйфа белән җибәрелгән мессия итеп күрүчеләр дә — икесе дә боларны раслаган урыннарга бик җиңел тап булачак.
Китапларым өчен мин хәзерге заманга ят ниндидер бер сәерлеге булган кешеләрне эзлим. Ленин ярдәмендә мин Чернышевскийның «Нишләргә» романын үзем өчен яңадан ачтым һәм анда кызыклы күренешкә юлыктым: Рахметов кемгәдер кунакка килә, хөрмәтле тарихчыларның китаплары тезелгән китап киштәсен караштырганда, фәнни хезмәтләргә күз йөртеп, үзалдына сөйләнгәли: «Билгеле... үзенчәлекле... үзенчәлекле...» Ниндидер бер мизгелдә ул Ньютон хезмәтләре җыентыгына тап була да Даниилның пәйгамбәрлеге турында күзәтүләр һәм Ахырзаман турында аңлатмалар кергән соңгы томны кулына ала. «Менә миңа кирәк нәрсә: «Акыл белән юләрлек кушылу мәсьәләсенең классик чыганагы», — дип әйтеп сала ул. Даһи гакыл һәм бәхәссез абсолют юләрлек, камил кушылма, менә нәрсәне өйрәнү кызык. Чернышевский да Рахметовның йотлыгып укый башлавы турында яза, югыйсә «бу китапны соңгы тапкыр йөз ел элек шул корректорлар гына ачып карагандыр. Калганнар өчен әлеге китапны уку ком яки пычкы чүбе ашау белән бер булыр — ләкин аңа тәмле иде». Ленин хезмәтләренең тамакайлар өчен классик ризык түгел икәнен яхшы белсәм дә, миңа ул бик тәмле тоелды. РСДРП әдәбиятчылар партиясе була, аңа бик күп күренекле язучылар керә: Плеханов, Троцкий, Богданов... Болар арасында Ленин һич тә алдынгылар рәтендә түгел. Ләкин аның текстларын укудан канәгатьлек алырга мөмкин, алай гына да түгел — контекстны, язучының аны нинди вәзгыятьтә язганын, текстның чынлыкта ни турында икәнен аңларга кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә китабым шундый калын булып чыкты да. Шунлыктан ул начар укыла, күңелсезрәк тә, мин моны үзем дә аңлыйм, ләкин бәянемне аңлы рәвештә суза килдем. Чөнки РСДРПның Икенче съездында ни майтарылганын сурәтләү һәм аңлату өчен 50 бит сарыф итәргә кызгансак, барысы да элеккечә килеп чыгачак, янә ни бар, шуны төяп кайтып китәбез: Ленин турында тагын шул ук гөмбә, немец шпионы дип сөйләү һәм башка тинтәклекләр.
Ленин һәм хәзерге заман әдәбияты
Гаҗәп: бүген нәфис әдәбиятта Ленин шәхесен чагылдырган әсәрләр күрмибез диярлек. Хәер, нәфис әдәбият булмаганында да юк. Китабым чыккач, бу басма Ленинның төпле биографияләреннән гыйбарәт озын исемлеккә эләгер дип уйлаган идем, әмма әлегә мин моны күрмим. Тик шулай да Ленинның заманча биографиясе бар. Мин аны үрнәк хезмәт буларак укырга киңәш итә алам. Сүз күренекле тарихчы галим Владлен Терентьевич Логиновның «Ильич васыятьләре» («Заветы Ильича») китабы турында бара. Исеме әллә нәрсә түгел, ләкин бу хезмәт 2017 елда Ленинга бәйле әдәбиятның бердәнбер зур вакыйгасы. Хәер, бу әле Советлардан соңгы унъеллыкларда әлеге теманы читләтеп узарга тырышканнар дигән сүз түгел. Бихисап сандагы бик шәп тарихи тикшеренүләр бар, бәлки, аларның тышлыклары ялтырап, кычкырып тормыйдыр, бу тармактагы ел вакыйгасы һәм әдәби премияләр исемлегенә дә кермәгәннәрдер, ләкин шуңа да карамастан алар — бик мөһим әсәрләр. 1990 нчы елларда атаклы тарихчы Сергей Павлюченков гражданнар сугышы һәм НЭП тарихын язган, тарихчы Андрей Синельников революционерларның шифрларын өйрәнгән, ә берничә ел элек Валентин Сахаровның «Ленинның сәяси васыяте» («Политическое завещание Ленина») китабы басылып чыкты. Анда юлбашчы гомеренең соңгы елларын тасвирлаган шаккаткыч күзәтү тәкъдим ителә. Монда әле Ленин турында хезмәтләрдән берничә генә мисал китердем. Әдипләр арасында Ленин темасына әллә ни сорау зур булмаса да, тарихчылар бер дә кул кушырып утырмады. Ленинның биографы булырга теләк белдерүчеләр өчен материал иксез-чиксез санда. Һичбер китапка сыеп бетәрлек түгел.
Ленин һәм аны кире кагу
Ник бүген Ленин шулкадәр ачу китерә? Ни өчен кешеләр чынлыкта ни булганын белергә теләми? Чөнки 1980 нче елларда «немец шпионы килү» турында уйдырма аңга сеңеп калды. Әмма хәтта Көнбатыштагы хәзерге заман тарих фәне дә инде ничә дистә елдыр мондый версияне карап та тормый. Немец шпионы турында риваятьне 1917 елның җәендә чит дәүләтләрнең илчелекләре тарата: алар Россияне дөнья сугышы сазлыгыннан чыгармаска тели, ә Ленин илне нәкъ менә шуннан йолып алырга тырыша. Бу легенда әллә ни озак яшәми — ул шулкадәр ышандырмаслык, сыйфатсыз итеп әзерләнә ки, берничә айдан гайбәт дулкыны бөтенләй көчен югалта. Фәкать соңрак бу уйдырма гаҗәп рәвештә кире казып чыгарыла. 1950 нче елларда бу хакта АКШ тарихчылары яза, ә 1980 нче еллар ахырында россиянекеләр дә эләктереп ала, ә исеме җисеменә бик шартлы туры килгән «Аргументы и факты» аны халыкка тарата. Соңыннан бу фикер Курехинның «Ленин — гөмбә ул» дигән шаяртуына кушылып китә һәм халык аңында шулай ныгып кала. Күп еллар дәвамында Ленин исемен көчләп тагу мондый фикернең тиз урнашып китүенә булышла. Мин ни әйтә алам, китабымны Ленинның гөмбә дә, дөя дә түгел икәнен, Казан фахишәләре янына йөргәнлеге дә — бервакыт шул хакта Евтушенко язган иде — ялган икәнен исбатлаулардан гыйбарәт тупланма рәвешендә һич тә күрәсем килмәде. Андый документлар юк ул, шуңа күрә монда нинди бәхәс булырга мөмкин?
Россиядәге сул тарафлар белән дөньяның калган башка илләрендәге суллар арасында бердәнбер аерма — чит илләрдә Лениннан, аның ялкытып бетергән «Укырга, укырга, укырга» кебек чын мәгънәсе инде һичкемгә билгесез кагыйдәләреннән арыганлык йөге дә, шуңа бәйле тумыштан килгән бөкрелек тә юк. Ни гаҗәп, Украинада Ленин империализм белән ассоциацияләнә, югыйсә ул империализмның да, үзе халыклар төрмәсе дип караган Россиянең дә төп дошманы булган. Ләкин моның тарихка катнашы юк, Киев ягында Ленин марксист һәи философ дип түгел, ә милли аң карачкысы, рус шовинизмы символы итеп карала.
Ленин һәм мотивлар
1917 елда Россиядә булган вакыйга патша режимына шулкадәр үпкәләп, явызланып бөтен рус тарихын үз гакылсызлыгы учагына ташларга карар кылган кире холыклы кешенең сәер тилелек нәтиҗәсе түгел иде. Ул Маркс хезмәтләрен укудан килеп туган эксперимент, абсолют экспромт та түгел, янәсе, әйдәгез, сынап карыйк, тагын бер революция ясасак, ни килеп чыгар, бәлки, кызык та булыр. Ленинны идиот итеп күзалларга кирәкми. Аның кайбер текстларын замандашларыма тулысынча укырга киңәш итәр идем, берсен шулай да атап үтәм. Бу — «Капитализмның иң югары стадиясе буларак империализм» («Империализм как высшая стадия капитализма»), чөнки әлеге хезмәтнең бүгенге дөнья белән турыдан-туры бәйләнеше бар. Ленин язганча, капитализм ниндидер бер вакытта алдынгы иҗтимагый формациядән карагруһ (черносотенец. — «Инде» иск.) рәвеш ала һәм ирекле икътисади көндәшлек урынына монополияләр барлыкка килә. Һәм нәкъ менә җитештерүнең инде үзәкләштерелгәнлеге, асылда, иҗтимагый рәвеш алуы нәтиҗәсендә, котылгысыз кризистан соң (узган гасыр башында дөнья сугышы шул кризис иде) чираттагы стадия —социализм булачак. Шул ук иҗтимагый рәвешкә керү ул, ләкин инде аерым шәхесләр, хуҗалар, акционерлар файдасына түгел, ә бөтен халык файдасына. «Маркс фикерләре чиксез куәтле, чөнки ул хакыйкать» дигән вульгар төсмер алган һәм көлүләргә сәбәп биргән гыйбарә шуннан килеп чыккан да. Әмма бу гыйбарәнең асылын «тузга язмаган нәрсә булганга ышанам, теләсә кайсы бәяне түлибез, тик җәмгыятьтән нәрсә ясап була, нәрсә булмый икәнен тәҗрибәләр белән сынап карыйбыз» дип аңлау ялгыш. Монда төп мәгънә шунда: җәмгыять белеме — физика яки химия кебек үк төгәл фән, һәм шулай булгач, сез тарих белән идарә итә аласыз. Ленин бу фәнне үз чордашлары арасында һәркемнән яхшырак итеп өйрәнгән. Һәм миңа калса, Советлар Союзы тәҗрибәсе ул кадәр үк уңышсызлык та түгел, хәер, монысы аерым мәсьәлә. Ленинны Вернер Херцогның «Агирре, Алла каһәре» фильмы героена тиңләп булмый. Эльдорадоны табу өмете белән Амазонка буйлап югарыга таба йөзеп менүче конквистадор түгел ул — инде барысы да үлеп беткән, ә ул һаман йөзә, чөнки экспериментны ахыргача эшләп бетерәсе килә, чөнки үлем инстинкты тәмам аңын биләп алган. «Бүгенге ахырзаман»дагы полковник Курц та Ленинга охшамаган. Ленин, Гитлер кебек, бөтен дөньяны кырып-үтереп үзенең хаклы икәнен исбатларга тырышу теләге белән янмаган. Ул шактый сыгылмалы, мәзәкчән, скептик, җаваплы, үзенә карата да тәнкыйтьчел кеше булган. Философ та, практик та. Әйе, аның эксперименты һич тә идеаль шартларда бармаган, мөгаен, бик килеп тә чыкмагандыр, ләкин бу уңышсызлык аның фикри хәзинәсенә тап төшерми.
Ленин һәм тарихи миссия
Ленинга бәя биргәндә, аның ният-теләкләрен генә түгел, большевиклар башкарырга тиешле тарихи миссияне дә искә алу зарур. ХХ гасырга аяк баскан державалар арасында Романовлар дәүләте 1914 елга, асылда, көндәшлеккә сәләтен югалта. Ул яңартылырга, яхшыртыларга тиеш була, һәм никадәр тизрәк булса, шулкадәр әйбәтрәк. Россиядән үтәлүе таләп ителгән соңгы шарт — сугыш сазлыгына чуму, өстәвенә Англия ягында. Патша режимы, кыргыйларча җавапсызлык күрсәтеп, һич аңлашылмаган максатта, күпьеллык иттарткычны туп ите белән тәэмин итүгә алына. Большевиклар эшчәнлеге нәтиҗәсендә Владивостоктан Брестка кадәрге биниһая зур мәйдан изоляциядә кала, ләкин кайчак дөньядан аерылу зыянга түгел, ә файдага була. Әйе, эндемик төрләр барлыкка килә, һәм алар — сәер, моңарчы күрелмәгән нәрсәләр, ләкин шулай да әлеге күренеш тулысынча юк ителүдән яхшырак. Бу мәгънәдә большевиклар үзләренә йөкләнгән тарихи рольне башкарып чыга алды.
Ленин һәм кан
Ленинның тагын бер әһәмиятле язмасы — «Дәүләт һәм инкыйлаб» («Государство и революция»). Бу, әлбәттә, утопия, 1917 елда Россиягә килгәндә Ленинның башында булган уй-фикерләр ул. Көчләү-изү машинасы, бер сыйныфның икенчесен изеп тору механизмы булган дәүләт, иң камил нәтиҗәгә ирешкәндә, юк ителергә тиеш, дип уйлаган Ленин. Күпләргә Ленин дөнья пролетариатының әнә шундый «юлбашчысы» булып тоела, бу сүзне гадәттә нәфрәт катыш әйтәләр. Ленин, ниһаять, үзенең күптәнге хыялы — буржуазияне таптауга ирешүеннән тәм тапкан мәңгелек Швондер итеп күзаллана. Ләкин алай түгел бит. Мин аның хакында еш кына менә мондый бер тарих сөйлим. 1919 елда ул митингка бара һәм «Эшче һәм крестьяннар патшалыгының ахыры булмаячак» дигән плакатка күзе төшә. Бу аның яман ачуын чыгара — моны язган кеше я юләр, я контрреволюционер, дип белдерә ул. Чөнки революция эшчеләр буржуазияне басып өстен чыксын өчен түгел, ә барлык сыйнфый аерымлыкларны тәмам бетерү өчен ясалды. Пролетариат диктатурасы — вакытлы күренеш, шуннан ары түгел. Сыйныфлар юкка чыккач, бер сыйныфның башкасыннан өстенлеген көч ярдәмендә тәэмин итеп торуның зарурияте беткәч, дәүләт, шул исәптән пролетариат дәүләте дә үләчәк. Әлбәттә, моның өчен күчеш чорын узу кирәк, чөнки берәү дә хакимиятне болай гына бирергә җыенмый. Күпләр өчен Ленин очсыз-кырыйсыз үтерүләр һәм мөлаем кешеләргә каршы террор рәвешендә күзаллана. Фәкать шул ук вакытта без Венгрия яки Финляндиядә инкыйлабларның ни белән тәмамлануын беләбез — ак террор кан коюда кызылыннан калышмый. Гражданнар сугышы вәзгыятендә террор хокукы теләсә кайсы сыйныфта барлыкка килә. 1789 елда Франциядә буржуазиянең кан коярга хакы булган, һәм ул аны бик шәп файдаланган, ә пролетариат аяк очына гына басып йөрергә тиешмени? Ни өчен аннан террор хокукын тартып алалар? Болар — Ленин сүзләре, һәм алар хәтта бүген дә яхшы аңлашыла, аларда мантыйк бар.
Патша гаиләсен үтерү — чып-чын җинаять, ләкин аңарда Ленинның роле күпертелеп күрсәтелә. Әйе, ул җаваплылыкны үз өстенә алган. Тик Ленин бервакытта да ул мескен балаларны атып үтерергә дип әмер бирмәгән. Андый документ юк — кешедән кешегә сөйләнгән имеш-мимешләр генә бар. Совет дипломаты, чит илдә калган Беседовскийның китабын телгә алырга мөмкин. Ул үзенең Войков (большевик революционер, Польша Республикасында СССРның тулы вәкаләтле вәкиле. — «Инде» иск.) белән әңгәмәсен сөйләп үтә. Аның әйтүенчә, Ленин балаларны атып үтергә каршы булган һәм француз революциясен искә алган, ул вакытта король белән аның хатынын җәзалыйлар, ә дофинны исән калдыралар. Ленин сәяси вәзгыятьтән сәяси файда алу ысулларын белгән, шуңа күрә аңа Романовларга суд оештыру күпкә файдалырак булган. Үтерү исә һич тә таләп ителмәгән. Ләкин большевиклар өчен 1918 ел җәендәге кебек авыр чор башка һичкайчан булмагандыр. Ул вакытта Ленин йөз процент үз кулында тотып идарә иткән бердәнбер урын — Кремль территориясе. Ә патша гаиләсен Уралда атып үтерәләр, анда исә башка большевиклар гамәл кыла. Әлбәттә, без аны якларга тиеш түгел. Җинаять кылынган, һәм Ленин аны ишетеп-теркәп кенә куймый, ул җаваплылыкны үз өстенә ала. Аны гаепләргә теләүчеләр бар икән, әйе, һичшиксез, моңа нигез бар.
Ленин һәм актуальлек
Сыйнфый аерымлыклар искергән, Маркс идеяләре сыңар бер тиенгә дә тормый, чынбарлык бик күпкә алга китте дип саныйлар. Әмма мин Энгельс яки эшче Иван Бабушкин сурәтләгән кешеләрне һәрдаим, төрледән төрле илләрдә үз күзләрем белән күрәм. И.Бабушкин үз истәлекләрендә Петербург, Иваново-Вознесенск, Орехово-Зуево фабрикаларындагы коточкыч хәлләрне тасвирлаган. Хәзер ул мемуарларны укучы берән-сәрән генә булыр, ләкин аның искиткеч әсәр икәнен телгә алу урынлы — автор капитализмның аграр илгә ничек килүен, аның ничек илне тез астына сугып чүктерүен, миллионнарча кешенең капиталистик концлагерьга ничек эләгүен бик кызыклы сурәтли. Мин бервакыт Йәмәндә Сомали кешеләренә юлыктым, алар чүлләрдә адаша-адаша, үлем белән көрәшә-көрәшә, берәр эш табу нияте белән Согуд Гарәбстанына бара. Бабушкинны укыганда, мин шуларны искә төшердем. Алар турында яңалыкларда сөйләмиләр, аларны пролетариат дип кабул итмиләр, ләкин хәзер һәрнәрсәдән мәхрүм андый кешеләрнең процент ягыннан саны, ХХ гасыр белән чагыштырганда, шактый күбрәк. Хакимиятне яулап алу һәм кулда тотудагы Ленин технологияләре, реклама көчләп таккан югары технологик товарлар белән чагыштырганда, алар өчен күпкә әһәмиятлерәк.
Хәзерге посткапитализм — яки постиндустриаль капитализм — кешеләргә бик ышанычлы һәм үткен рәвештә шундый фикер сеңдерергә кереште: әфәнде белән кол арасында бернинди дә каршылык юк, һәркем азмы-күпме тигез, болар барысы да вак нәрсә. Кайсыбыз бүген үзен пролетарий дип атый? Ләкин эш бит үзебезне ничек атавыбызда түгел. Бәлки, Иван Бабушкин замандашлары булган эшчеләр якшәмбе көннәрдә яхшы киенеп, Варгунин бакчасында гармун уйнап җырлый-җырлый, үзләрен капитализмның бенефициары дип хис итә алгандыр. Бу хакта Терри Иглтонның Маркс турында китабын укып карагыз, кайсы сыйныфка каравың үз-үзеңне кайсы сыйныф вәкиле итеп күрү түгел, ә системадагы урының белән билгеләнгәнлеге турында анда бик анык язылган. Һәм 100 елда һичнәрсә үзгәрмәде диярлек. Күпчелеккә тормыш шартларын көчләп тага торган азчылык бар. Хәзер ул шул ук гамәлне башка технологияләр ярдәмендә башкара.
Ленин һәм секс
Китапта мәхәббәт мәсьәләсе урын алмаган диярлек. Ленинны аның шәхси тормышы аша аңлатырга омтылу дөрес түгел кебек тоела. Монда ни кызык бар дип уйлаганга түгел (әлбәттә, биограф буларак, бу миңа бик кызык), ә әлеге мәсьәләдә тиешле дәрәҗәдәге документлар юклыктан. Чыганакларның сыйфатына, дөреслегенә бик йомшак караштагы тарихчыларда бер кочак ялган шаһитлыклар калкып чыга. Надежда Крупскаяга кадәр Ленинның үзләренә өйләнергә теләве турында «гаилә имеш-мимешләре» тараткан «Крупская ахирәтләре» әнә шул җөмләдән. Аларның саны Ленинны 3 апрель кичендә Финляндия вокзалыннан Кшесинская сараена алып килгән броневикның йөртүчеләре санынча, тегеләре дә, болары да — хисапсыз.
Ниндидер таяныч, дәлил булырлык бердәнбер документ — Инесса Армандка җибәрелми калган бер-ике хат. Шул хатлар нигезендә Ленин Инесса белән бераз романтик мөнәсәбәтләрдә булган дип шикләнергә урын бар. Әмма бу язмаларны контекстка бәйле рәвештә аңлатырга омтылу дөресрәк. Монда Армандның күп еллар дәвамында Крупская белән дус булуын, Ульяновларның гаилә дусты булуын искә алу зарур. Ә Крупская үзен читкә этәрергә рәхсәт итәрлек зат түгел. Калган вакыйгаларга килгәндә исә — алар барысы да телевидение өчен уйдырмалар, риваятьләр.
Ленин һәм Казан
Казан Ленинны аңлау өчен аеруча мөһим. Ленин — рациональ кеше, инкыйлаб юлындагы хезмәттәшләренең гаепләүләренә карамастан, аның барлык сәяси маневрлары нәрсәгә дә булса нигезләнә. Ләкин Казанда ул бөтен гомеренең иң иррациональ гамәлен кыла — теге атаклы сходкада катнаша. Бу аның бар карьерасын чәлпәрәмә китерәчәге аңлашыла: җәзаланган революционерның энесе булу гына җитмәгән, монда әле тагын университеттан да куарга мөмкиннәр. Шуны аңлый торып, ул барыбер бу адымын ясый. Шуңа күрә миңа Казанны төпченеп күзәтү, аның урамнары һәм җирле атмосфераның суггестиясен аңларга тырышу искиткеч кызык. Ә инде шул сходка узган урын —КФУдагы актлар залының исемен күптән түгел Император залы дип үзгәртү белән бәйле вакыйгага килгәндә... Пришвинның 1922 ел өчен көндәлегендә бер мәзәк бар. Ленин багучы хатынга керә дә: «Барысы да ни булып бетәчәк?» — дип сорый. Ә багучы аңа болай ди: «Молот серп» сүзләрен яз һәм кирегә таба укы. Яздыңмы? Нәрсә килеп чыга инде? «Престолом». Багучы хатын хаклы булып чыга, урак-чүкеч бергәлеге шуның белән тәмамлана да. Ләкин һәрнәрсә иртәме-соңмы үзенең капма-каршысына әйләнә. Һәм шуңа күрә бу исем алыштырулар миңа җәмгыятьнең революция белән йөкле булу билгесе кебек тоела. Һич кайгы-хәсрәтсез Казан, мантыйкка каршы килеп, яңа революция кабынып китү ноктасы булырга мөмкин. Карарбыз.
Ленин һәм үлем
Ленинның каты авыру хәлдә, тилергәндәй күзләрен шар ачып камерага караган килеш креслода төшкән фотографиясен һәркайсыгыз белә булыр. Шаккаткыч — инвалид кешене мыскыл итеп бу сурәтне бастырып чыгару кемнең башына килде икән? Стивен Хокингның, мөгаен, уңышсыз фотосурәтләре бер кочактыр, фәкать аларны берәү дә халык алдына чыгарып элеп куймый, алардан һичкем көлми. Ленинны никадәр явыз кызыл тиран һәм палач итеп күзаллаганда да, аны шушы халәттә ике сәгатькә каршыбызга чыгарган Сокуровның «Үгезбозау» фильмы да — коточкыч ялгышлык. Гомеренең соңгы бер-ике аенда Ленинның хәле бик начар була, ул үзенең бу халәтеннән ояла, аны бу килеш күрүләреннән кыенсынып елый. Ул әйләнә-тирәсендәге бар нәрсәне дә аңлый, тик үзенең хәрәкәтләрен дә, сөйләмен дә контрольдә тотарлык хәлдә булмый. Шундый кешедән ничек көләргә, үлеменнән соң шул чорга караган фотосын ничек бастырып чыгарырга була — минем өчен гомумән аңлашылып бетми.
Ленинның авыруына һәм аның сәбәпләренә килгәндә... Ашкайнату белән бәйле кимчелекләр булганга күрә, Казаннан чит илгә чыгарга сорап язган документлары бар. Миңа калса, ул шартларда хәленнән килгән кадәр, Ленин теләсә нәрсә ашамаска тырышкан — хәер, аңлыйсыздыр, ул бер ел төрмәдә дә утыра, ә анда дөрес туклану турында уйлау авыр. 1917 елдан соң, ул атналар буе йокламаган вакытларда, туклану режимы мәсьәләсе тагын да катлаулана. Ләкин диета үлем хастасына сәбәп булмый, монда сифилисның да катнашы юк. Документлар белән анык дәлилләнгән: Ленинның сифилисы булмаган, инфекция юлы белән йоктырганы да, тумыштан килгәне дә. Тик, ышаныгыз, аны иртә үлемгә илтерлек сәбәпләр җитәрлек була. Ул 1921 елга шактый нык авырый башлый. Нәкъ шул елларда карт большевиклар арасында арыганлык, йончыкканлык эпидемиясе баш калкыта — Сталин, Каменев, Зиновьев, Дзержинский, Цюрупа, Троцкий ул вакытларда бер-берсен әледән-әле ялга җибәреп, шифаханәләргә йөриләр. Биш елга сузылган сәяси узыштан соң алар ярымтере хәлдә кала. Мөгаен, бу чиктән тыш көч салу аркасындагы массакүләм арыганлык булгандыр. Ленинның авыру сәбәпләренә тукталганда исә, Логинов «Ильич васыятьләре» китабында АКШ галимнәренең тикшеренүләренә таяна. Бу белгечләр нәселдән килә торган атеросклероз үсешенә йогынты ясарга сәләтле аерым ген барлыгын күрсәтә.
Ленин һәм аның җәсәде
Ленин җәсәден (тело. — «Инде» иск.) мумификацияләү факты үзе үк аның үз замандашларында нинди тиңдәшсез тойгы уятуы хакында сөйли. ХХ гасырда кешедән мумия ясау — бу бит адәм баласы ышанмастай нәрсә. Уйлавымча, Ленинның чордашларына түбәндәге вакыйга да йогынты ясагандыр: аның үлеменә күп тә калмастан, 1922 елда, Мисырда Тутанхамон мумиясен табалар. Бу чын сенсация була, хәзерге тел белән әйткәндә, үзенә күрә социаль эпидемия китереп чыгарган медиавакыйга. Һәркайда, һәркем Мисыр һәм мумия турында сөйли. Инкыйлабка кадәр сектантлар буенча белгеч булган, 1918 елдан соң Совнарком эшләре белән идарә итүче Бонч-Бруевич та монда үз ролен уйнаган. Ул Ленин образының пролетариат юлбашчысы гына түгел, дини реформация эшлеклесе итеп тә тәкъдим ителүенә булыша. Ленинны мессия буларак күзаллау крестьяннар арасында чыннан да киң таралган булса кирәк. Крестьяннардан килгән бихисап хат билгеле, алар Ленинга «Атакаебыз» («Батюшка наш») дип мөрәҗәгать иткән. Аларны күбесе бернәрсә дә сорамаган, бары табынган, буйсынган гына, хәтта хөрмәт һәм рәхмәт билгесе буларак, аңа чигелгән киндер сөлгеләр җибәргәннәр.
Хәзерге хакимиятнең Владимир Ильичка карата нейтралитет саклаганнарын күрмим. Ленин СССР астына бомба салып калдырган дип, Путинның үз фикерен ачып салганы бар. Православие чиркәвенең дә фикере ачык белдерелгән, дин әһелләре Кызыл мәйданны рус мәдәниятенә хас булмаган мумиядән «азат итү» кирәклеген яклый. Ләкин Ленинның җир өсте тигезлегеннән югарыракмы, түбәндәрәкме ятачагы — гаять символик мәсьәлә. Аның җәсәден мавзолейдан чыгару — инкыйлабның һәм аннан соңгы 70 елда социализм төзү тәҗрибәсенең ялгышлык булганлыгын тану дигән сүз. «Мумияне ни дә булса эшләтергә кирәк» дип сөйләүчеләр Ленинның, янәсе, язып калдырган васыятенә таяна. Анда ул, имеш, үзен анасы янында җирләүләрен сорый. Чынлыкта исә мумиягә каршы кешеләр Ленинның җәсәден мәсхәрә итү нияте белән йөри. Англия революциясеннән соң Кромвель гәүдәсен мыскыллаган кебек. Ул вакытта Кромвельнең гәүдәсен тураклыйлар, ә башы әле тагын 30 ел мәйданда тора. Тарихтан баш тарту сәер. Берникадәр вакыт элегрәк Тәһранда Хомәйни төрбәсендә булырга туры килде. Миңа социалистик революцияләр һәм ислам инкыйлаблары арасында параллельләр мөһим тоела. Тегесе дә, монысы да дәүләтнең үсеш юлын кискен үзгәртә. Фәкать Хомәйни җәсәде Тәһранда бик зур мәчетле комплекска куелган, һәм бу берәүнең дә ачуын китерми. Революция ясаган өчен бөек затларына баш ию максатында уннарча мең кеше килә. Бердәнбер аерма — аның өсте ябулы. Минемчә, Ленин җәсәденә бәйле акылга иң муафыйк гамәл — пыяла табутны берәр нәрсә белән каплау.
Ленин һәм Көнбатыш
Ул чорда яшәгән буын вәкилләренең күбесе кебек, Ленин да баштан ук Көнбатыш тарафдары булгандыр кебек тоела. Россия үзенең зәгыйфьлеге, фәкыйрьлеге аркасында колониягә әйләнер дигән куркуның ул елларда никадәр таралганлыгын без бик төшенеп җитмибез. XIX гасырның 70–80 нче елларында Англия, Германия һәм Америка белән Россия арасында аерма шактый сизелерлек була, берничә кризис аны Көнбатышка бәйле дәүләткә, Иран яки Кытай кебек ярымколониягә әйләндереп куя алган. Ул чордагы бөтен марксистлар да илне Көнбатыштагы кебек итеп күрергә теләгән, алар феодализм эволюция нәтиҗәсендә башта капитализмга ирешә, ә аннары, Алла боерса, социализмга әверелә, дип хыялланган. Ләкин рус революциясе нәтиҗәсендә без күргән нәрсә бөтенләй башка мантыйкка туры килә. Бу — дөньяның альтернатив үзәген төзү, Ленинның Коминтерн оештыру максатларыннан берсе әнә шул була да. Димәк ки, без хәзер дә шаһит булган биполяр дөньяның барлыкка килүенә, асылда, Ленин да үз көчен керткән.
Ленин һәм канәгатьсезлек
Ленин ирешелгән уңышларга скептикларча мөнәсәбәт саклаган. Гражданнар сугышы, интервенцияләр һәм саботаж булмаса, уңышларының шактый күзгә ташланып торачагын аңлый ул. Ленин 1921 елгы коточкыч ачлыкны күрә, моның продразверстка программасы белән бәйле икәнен сизенә, ә бу программа аның сәяси ялгышлыгы аркасында озакка сузылып китә. Ул, әлбәттә, марксистлар табынган пролетариат катламының юкка чыгарылуын күрми кала алмый: эшче халкының кайсы сугышта башын сала, кемнедер большевикларның идарә аппаратына җәлеп итәләр. Ә кайберләрен Кронштадтта атып үтерәләр. Ленин без хәзер никадәр колачлы икәнен күз алдына да китерә алмаган җимереклекне, бөлгенлекне күрә. Собянин бер-ике урамны ябып куйганда, бу безнең өчен галәм күләмендәге фаҗига булып тоела, ләкин 100 ел элек кешеләр бөтен биналары һәм учреждениеләре бикле шәһәрләрдә еллар буе яши алган. Америкалылар безнең илгә килгәч, «СССРда сәнәгатьнең тулы куәтенә эшли торган бердәнбер тармагы «лифт эшләми» дигән язулы такталар ясап чыгару белән шөгыльләнә» дип шаярта торган булганнар.
«Советныкы» дигән сүзнең ул вакытларда ук ниндидер начар, сыйфатсыз нәрсәнең синонимы булганлыгын Ленин белгән, бу, әлбәттә, аның ачуын кабартмый калмаган. Аның яңа нәрсәләр уйлап чыгару, яңа чишелешләр, төрле технологик инновацияләр кертү идеясе белән тәмам мавыгып китүе дә шуңа бәйле. «Инженер Гарин гиперболоиды» романы шул яңа нәрсәләр уйлап чыгару модасы турында да әле. Илнең НЭП чоры башындагы халәтенә шикләнеп, тәнкыйть белән карарга мөмкин, ләкин большевиклар алтын запасын саклап кала һәм аны ике нәрсәгә тота: илнең бөтенлеген сакларга булышкан локомотивлар проекты һәм даны чыккан ГОЭЛРО (РСФСРны электрлаштыру буенча дәүләт планы, аңа шул исәптән яңа сәнәгать үзәкләре проектлары һәм икътисади районлаштыру да кергән. — «Инде» иск.). Кызганыч, Ленинга үзенең котырынып эшләү нәтиҗәләрен күрергә насыйп булмый, аның каравы, Сталин кулына яхшы нигез күчә.
Ленин һәм Данилкин
Безнең бүгенге дөньябыз Ленин тарафыннан формалаштырылганын мин төп-төгәл беләм (хәер, бәлки, бу эшкә тормышымның биш елын багышлаганга күрә шулай уйлыймдыр). Бу шәхесне никадәр читкә тибәрергә теләсәк тә, моны булдыра алмаячакбыз. Ленинга хөрмәт белән карарга нигезем бик күп: аның әдәби талантыннан һәм тарихи әһәмиятеннән башлап үткен акыллылыгы һәм тормыш рәвешенә кадәр. Биография язганда, героең белән ике арада һәрвакыт билгеле бер мөнәсәбәтләр урнаша, хәтта ул инде күптән вафат булса да. Кемнеңдер язмыш бормаларын тикшергәндә, син бераз скептик булырга һәм кире кагуга нигезләнеп гамәл кылырга тиеш. Эш барышында бу кире кагуны җиңеп чыгуга ирешелсә — катлаулы шәхескә, кайчак табигый рәвештә чиркану тудырган персонажга карата мантыйксыз кызыксынуыңны үз-үзеңә аңлата алсаң, бу шәхесне хөрмәт итәргә мөмкин икәнен үз-үзеңә төшендерә алсаң — яхшы. Минем юлым нәкъ менә шундый булды.
Тәрҗемә: Илгизәр Зәкиев